Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнаша

18.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнаша.

Утырыш иртәнге сәгать унда башланды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнаша. 

Көн тәртибен раслау алдыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары Керчь фаҗигасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Дәүләт Советы Президиумы  утырышның көн тәртибенә 33 мәсьәлә тәкъдим иткән иде (9 закон проекты беренче,  өчесе - икенче, берсе өченче укылышка чыгарыла).

 “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” һәм “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”  закон проектлары беренче укылышка чыгарыла.       

Депутатлар беренче укылышта “Татарстан Республикасы Конституция суды турында", “Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында” һәм  “Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында” закон проектларына кертеләчәк үзгәрешләрне караячаклар.

 “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проекты өченче укылышка, “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”,  “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”,  “Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары икенче укылышка чыгарыла.

Тулырак мәгълүмат ТР Дәүләт Советының рәсми сайтныда - http://tat.gossov.tatarstan.ru/news/show/5764

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары кулланылды