"Имин һәм сыйфатлы юллар" федераль проекты Татарстан Республикасына юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерүдә җитди ярдәм булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Имин һәм сыйфатлы юллар» темасына Федераль юл агентлыгының ярты еллык фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында белдерде.
Чара "Казан ЭКСПО" мәйданында "Юл 2018" халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтенә әлеге проект өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда әлеге проект Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2019 елда бу проект Түбән Камада да гамәлгә ашырыла башлый.
"Имин һәм сыйфатлы юллар" проектының өстенлекле юнәлешләре - федераль трассалар, төбәк юллары, шәһәрләрнең магистраль урамнары.
Республикада программа буенча 338 км юл төзекләндерлегән, юл һәлакәтләре күп булган 163 юл кисәгендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырылагн, 74 юл чаты светофорлар белән җиһазландырылган. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 2016 елга караганда юл һәлакәтләре саны 73 %ка кимегән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, үткәрелгән чаралар республикадагы иҗтимагый киңлекләрне үстерү проектлары, ишек аллары территорияләрен төзекләндерү эшләре белән синхронлаштырылганнар.
Проектның өстенлекле юнәлешләренең берсе - аз мобиль гражданнар өчен юл челтәрен уңайлы итү, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук федераль трассаларны яхшыртуны да билгеләп узды, аларның алтысы республика территориясе аша уза.
Россия Президенты Владимир Путин Имин һәм сыйфатлы юллар проектнының төп бурычларын билгеләде: нормативларга туры килүче төбәк юллары санын арттыру, 2017 елга караганда юл халәкәтләре күп булган урыннарны икеләтә киметү, юл һәлакәтләрендә үлүчеләр санын 2017 елга караганда өч кат киметү һәм башкалар.
"Әлеге максатларга ирешү өчен, автомагистральләр төзелеше темпларын арттырырга, юл инфраструктурасына игътибар итәргә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә заманча технологияләрне актив куллану кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.