Татарстан Президенты Вьетнам делегациясе белән очрашты

18.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кьензянг провинциясенең Халык комитеты рәисе Фам Ву Хонг җитәкчелегендәге Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты. 

"Татарстан Республикасы Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән багланышларга зур игътибар бирә. Безнең илләр - вакыт белән тикшерелгән дуслар һәм күп тармаклар буенча стратегик партнерлар", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 2019 ел ике илдә Россия һәм Вьетнам еллары дип игълан ителде. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуда төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлек зур роль уйный: "Безнең республика әлеге процессларда катнашырга әзер". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан предприятиеләре Вьетнамда билгеле. Аерым алганда, "КАМАЗ" автомобильләре, Казан вертолетлар заводы продукциясе, Зеленодольск суднолар заводы фрегатлары. "Корабльләргә тагын заказлар барлыгын беләнбез", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Кьензянг провинциясе белән сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне үстерергә әзер булуны ассызыклады. ИТ, медицина, мәгариф, авыл хуҗалыгы, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итеп була. 

Фам Ву Хонг Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык өчен һәм Татарстанга визитны оештыруда ярдәм өчен рәхмәт белдерде. 

Шулай ук ул Керчьтагы фаҗига сәбәпле кайгыны уртаклашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.