Рөстәм Миңнеханов: «Динамо-Казан» һәм «Динамо-ГАП» командалары җиңүләре нәтиҗәсендә татарстанлылар чирәмдә хоккей белән күбрәк мавыга башладылар

18.10.2018

«Динамо-Казан» һәм «Динамо-ГАП» командалары җиңүләре республикада чирәмдә хоккей үсешенә яңа этәргеч булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» ирләр командасын һәм «Динамо-Гипронииавиапром» («Динамо-ГАП») хатын-кызлар клубын –  чирәмдә хоккей буенча России чемпионнарын хөрмәтлү тантанасында белдерде.

«Искиткеч спорт осталыгы, команда рухы һәм уңышка ышану “Динамо-Казан” ирләр командасын – уналтынчы чемпионлыкка, ә “Динамо-Гипронииавиапром” хатын-кызлар командасын Россия чемпионатында лаеклы беренче җиңүгә китерде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, командалар югары пьедесталга коллективларның, уенчыларның, тренерлар составының һәм спонсорларның планлы тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә ирештеләр. «Сезгә авыр, иҗади һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының Чирәмдә хоккей федерациясе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте һәм спонсорлар булышлыгы белән республикада күнегүләр һәм ярышларда чыгышлар өчен уңай шартлар тудырылган. 

Татарстан Республикасы Президенты спорт резервын булдыру буенча эшне дә югары бәяләде.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов командалар вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, кайбер спортчыларга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.