Татарстан Финляндия бизнесын һәм капиталын үзенә җәлеп итәргә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң эре еллык Россия-Финляндия бизнесы чарасы – «Finnish Business in Kazan» эшлекле форумы ачылышында хәбәр итте. Форум Казанның «Корстон» КСККда оештырылган иде. Аның эшендә Финляндиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала да катнашты.
Эшлекле форумдагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Финляндия җитәкчелегенә уртак проектларга һәм инициативаларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Фикер алышулар барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар, уртак проектлар турында килешерләр дип көтәбез. Үзара файдалы багланышларның киңәюенә шат булачакбыз, төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзербез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Финляндия – Татарстанның чит илләрдәге әйдәүче партнерларыннан берсе, диде ТР Президенты. Үткән ел йомгаклары буенча үзара сәүдә күләме 50%ка арткан. Рөстәм Миңнеханов бүгенге эшлекле форум шулай ук икътисадый күрсәткечләрдә уңай чагылыр дип ышаныч белдерде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел декабрь башларында Татарстан делегациясе Хельсинкига эш сәфәре кылачак, анда «Слаш» бөтендөнья стартаплар конференциясендә катнашу, рәсми һәм эшлекле очрашулар уздыру планлаштырылган.
«Татарстан-Финляндия хезмәттәшлеген үстерүнең мөһим процессы республикабызга 2010 елда Финляндия Президенты Тарьи Халонен ханымның визиты вакытында булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин Финляндия Президенты Саули Нийнистё әфәнде белән очрашуларымда да багланышларны үстерү белән кызыксыну күрдем».
Татарстан белән Финляндия арасында төрле яклы хезмәттәшлекне динамик үстерү өчен бөтен шартлар да бар, диде Рөстәм Миңнеханов. 20 елга якын Финляндиядә Татарстан вәкиллеге эшли. Төрле елларда республикага Финляндия министрлары һәм Хөкүмәте вәкилләре җитәкчелегендә бизнес-делегацияләр килеп торды.
Финляндия бизнесы Татарстанда уңышлы эшли, мөһим социаль-икътисадый проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә, диде Татарстан Президенты. «ЮИТ» республикада торак йортлар төзи. «Хухтамаки» компаниясе «Алабуга» МИЗда бер мәртәбә кулланылучы савытлар һәм кәгазь төргәкләр җитештерү буенча предприятие ачты.
«Сәнәгатьне модернизацияләү, мәгълүмат-коммуникация технологияләре, энергетика, машина төзелеше һәм станоклар төзелеше, төзелеш, агач эшкәртү, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Без Финляндия компанияләре Россиядә эшләү өчен республикабызны старт мәйданчыгы итеп сайлауларын телибез», - диде ТР Президенты.