Яңалыклар

21.06.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия төзүчеләр берлеге президенты, Санкт-Петербургның экс-губернаторы Владимир Яковлев һәм Байкал-Амур магистрален төзү идарәсенең элеккеге башлыгы, Социалистик  Хезмәт Герое Ефим Басин белән очрашты.

20.06.2019

Республикада социаль тотрыклыкны ныгыту юнәлешендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе системалы рәвештә эшли. Партия тәкъдим иткән проектларның җәмгыять өчен әһәмиятле һәм кирәкле булуы мөһим. Бу хакта "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXX конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

20.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле  футбол тренеры Корбан Бердыев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

Рөстәм Миңнеханов Корбан Бердыевка республика футболын үстерүдә күрсәткән күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Футбол-2018 дөнья чемпионаты символикасы булган исемле кий бүләк итте.

20.06.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Халыкара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев Ага Хан Премиясе комитеты әгъзасы, ЮНЕСКО генераль директорының элекке урынбасары Франческо Бандарин белән очрашты.

20.06.2019

«Ак Барс» Банк - Татарстан икътисадында төп финанс институты. Ул республика банк тармагының лидеры булып тора һәм Россиянең иң эре банклары егермелегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» Банк ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Җыелышта тагын «Ак Барс» Банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм «Ак Барс» Банк ГАҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин катнашты.

20.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ФИХнең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Вадим Митрейкин белән очрашты.

Очрашуда чик буе мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. 

19.06.2019

Россиянең ислам дәүләтләре белән сәяси, икътисадый, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә күптәнге багланшылар традицияләре бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен Ислам Хезмәттәшлеге Оешмалары әгъзаллары илләре илчеләренә презентацияләү вакытында белдерде. 

 

19.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъза-илләре илчеләренә «Россия – Ислам дөньсы» стратегик караш төркемен тәкъдир итүдә катнашу. Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгында уза. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашыр дип көтелә.

19.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашты.   

18.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. 

Битләр: << 841 842 843 844 845 846 847 ( 848 ) 849 850 >>