Рөстәм Миңнеханов: «Ак Барс» - Татарстанның төп банкы, аның тотрыклылыгы һәм ышанычлылыгы - республика үсеше өчен мөһим шарт

20.06.2019

«Ак Барс» Банк - Татарстан икътисадында төп финанс институты. Ул республика банк тармагының лидеры булып тора һәм Россиянең иң эре банклары егермелегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» Банк ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Җыелышта тагын «Ак Барс» Банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм «Ак Барс» Банк ГАҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин катнашты.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов банк эшенә кертелә торган яңа хәл ителешләр һәм технологияләр белән танышты.

Нотыгында Зөфәр Гәрәев билгеләп үткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча «Ак Барс» Банк табышын 3,4 мәртәбә арттырды һәм 2 млрд. 711 млн сум күләмендә рекорд табыш алды. Банкның үз капиталы 2 млрд. сумга җитте һәм 80,1 млрд. сум тәшкил итте, ә комиссион табыш 23%ка артты. Хисап чоры азагына банк активлары 498 млрд. сум – үсеш 14%.  

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, соңгы өч елда «Ак Барс» финанс нәтиҗәләренең тотрыклы үсешен тәэмин итте. «Хәзер уңай динамиканы саклап калу мөһим. Банк нәтиҗәле һәм ышанычлы булып калырга тиеш. Операцион чыгымнарны киметү буенча эш алып барырга кирәк. Бу - табышны арттыру резервы»,  - диде ТР Президенты.

Үткән елда банк чыгымнары керемнәренә карата 65% тәшкил иткән. Үткән ел күрсәткеч 10 процентка кимегән, шул исәптән ясалма интеллект нигезендә дә, шулай ук хезмәткәрләрне мотивацияләү һәм укыту исәбенә дә. 2019 елга төп бурыч – чиста табышны 5 млрд. сумга җиткерергә кирәк.

«Ак Барс» Банкның төп бурычларыннан берсе – икътисадның реаль секторына ярдәм, бигрәк тә кече һәм урта бизнес предприятиеләренә, диде  ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов банк җитәкчелегенә Гарантия фонды белән берлектә өч көн эчендә карау шарты белән тиз микрокредитлар бирүне эшләргә тәкъдим итте, ташламалы кредитлауның федераль программалары буенча эшне активлаштырырга тиеш, диде. 

Татарстан Президенты банк өлкәсе өчен яңа булган актуаль темага тукталды – торак төзелеше базарындагы новацияләр. Эскроу-счетларны куллану мәҗбүрилеге нигезендә банклар яңа торак өчен исәп-хисаплар ягы һәм өлеш кертеп торак төзүчеләр хокуклары гаранты булачак. «”Ак Барс” Банкка бу эшкә тотынырга кирәк», - диде ул.

«Ак Барс» Банк бүген контрактлар портфеле $2,8 млрд. булган экспортерларга һәм импортерларга хезмәт күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тармак министрлыклары белән берлектә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кушылырга кирәк.

«Банк секторы - цифрлы икътисад локомотивларыннан берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. “Ак Барс” Банк мобиль кушымтасы - Россия буенча беренче мәртәбә иң яхшылар өчлегенә керде. Хәзер цифрлы операцияләр өчен банк клиентлары өлеше 70 процент чамасы. Бу дәрәҗәне 2019 елда 80 процентка кадәр күтәрергә кирәк».

Перспектив бурычлардан ТР Президенты финанс хезмәт күрсәтүләр мөмкинлеген һәм уйлылыгын  билгеләп үтте.  

Банк эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе – үзмәшгуль  гражданнар өчен хезмәт күрсәтү.

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.