Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашты.
Яклар Татарстанның сәнәгать предприятиеләренең агымдагы эшчәнлеге, җитештерү куәтләрен модернизацияләү, шулай ук ОСК предприятиеләре тарафыннан граждан һәм икеләтә билшеләнештәге югары технологияле продукцияне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда тагын ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.