Рөстәм Миңнеханов: Россиянең ислам дәүләтләре белән күптәнге багланшылар традицияләре бар

19.06.2019

Россиянең ислам дәүләтләре белән сәяси, икътисадый, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә күптәнге багланшылар традицияләре бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен Ислам Хезмәттәшлеге Оешмалары әгъзаллары илләре илчеләренә презентацияләү вакытында белдерде. 

Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгында узды. Пезентациядә Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Президенты Администрациясе вәкилләре, Россия төбәкләре җитәкчеләре, дини оешмалар вәкилләре катнашты. 

Искәртик, РФ Президенты Владимир Путин йөкләве буенча Рөстәм Миңнеханов "Россия -Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен җитәкли. Оешма эшчәнлеге Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген үсҗтерүгә юнәлдерелгән. 

РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы билгеләгәнчә, Россия мөселманнары башка дин вәкилләре кебек дәүләтнең динамик, имин, куркынычсыз үсешен тәэмин итүгә, гаять бай мәдәни-тарихи һәм рухи мирасны саклауга җитди өлеш кертәләр һәм кертәчәкләр. 

"Безнең ислам дөньясы дәүләтләре белән элемтәләребез гасырлардан килә һәм төрледән-төрле өлкәләрдә дәвамлы рәвештә үсә баралар. Безне халыкара хокукка, тигезлек һәм гаделлеккә ышануга, үзара ихтыяҗларны исәпкә алуга, шулай ук халыкларның мәдәни-цивилизация үзенчәлекләрен ихтирам итүгә, аларның сәяси һәм социаль-икътисадый үсеше моделен үзлектән сайлауга омтылышларына нигезләнә", - диде министр. 

Сергей Лавров чыгышында Төркем эшчәнлеге мөмкинлекләренә ихтыяҗ булуны ассызыклады. Аның сүзләренчә, әлеге Төркемгә Россия һәм ислам дөньясы арасында элемәтләне үстерүдә җаваплы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә "Россия - Ислам дөньясы" төркеменә карата игътибар өчен рәхмәт белдерде. Аеруча ул Сергей Лавровка һәм министрлык коллективына рәхмәтләр белдерде. Ул Россия Президентының мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә игътибары зур булуын искәртте. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркемнең төп бурычы - Россия белән ислам дөньясы якынаю процессларына ярдәм. "Төркемнең Россия һәм чит илләр өлешләре формалаштырылган, алар составына югары рангтагы элеккеге җитәкчеләр, фән, җәмгыять, эшлекле даирәләр, дини оешмалар вәкилләре керә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов Төркемнең алдынгы мәйданчыгы "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисадый саммиты булуын хәбәр итте. Быел форумда 72 илдән һәм Россиянең 38 төбәгеннән 3,8 мең кеше катнашуын искәртте. "Төркемнең башкарма органы - күптән түгел оештырылган Ислам дөньясы белән стратегик дилог һәм партнерлык фонды сезгә бөтен кирәкле консультатив һәм методик ярдәм күрсәтергә әзер. Илләребез иминлегенә уртак нәтиҗәле эш алып баруыбызга ышанабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.