Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ФИХнең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Вадим Митрейкин белән очрашты.
Очрашуда чик буе мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаиль Гыйльманов һәм Россия ФИХнең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсенең «Идел буе» чик буе тикшереп торуы «Казан-аэропорт» КПП башлыгы Андрей Афанасьев катнашты.
Исәкртәбез, Вадим Митрейкин 2019 елның гыйнварында Россия ФИХнең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы итеп билгеләнде .