Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъза-илләре илчеләренә «Россия – Ислам дөньсы» стратегик караш төркемен тәкъдир итүдә катнашу. Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгында уза. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашыр дип көтелә.
«Россия – Ислам дөньсы» стратегик караш төркеме 2006 елда мәдәни-инсани нигездә Россиянең Ислам илләре белән киләчәктә якынаюы процессына төрле яклап ярдәм итү, икътисадый хезмәттәшлеккә басым ясап, төп халыкара проблемалар буенча позицияләрне килештерү максатларында төзелгән иде. Яңа оешманы дипломат Евгений Примаков һәм беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгән иде. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин Төркем җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны билгеләп куйды.
Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Президенты Администрациясе вәкилләре, халкы асылда мөселман булган төбәкләр җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм дин әһелләре катнашты.