Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Новак Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан энергетикасы ветераны Леонид Мачтаков белән очраштылар

08.09.2020

Бүген Зәйгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Александр Новак Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан энергетикасы ветераны Леонид Мачтаковка кунакка кереп чыктылар.

Леонид Яковлевич Мачтаков 1923 елда ТАССРның Зәй районы Перцовка авылында туа. 1942 елда фронтка алына. Мәскәү оборонасында, Сталинградтагы контрһөҗүмдә, Курск дугасы сугышында катнаша. Ике тапкыр яралана, контузияләнә.

1953 елда Урал политехника институтын тәмамлый. Леонид Мачтаковның хезмәт эшчәнлеге Зәй ГРЭСын төзү белән бәйле. 1999 елдан Зәй ГРЭСы ветераннар Советы рәисе урынбасары була.

Рөстәм Миңнеханов Леонид Мачтаковка республиканың энергетика тармагын үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Александр Новак, үз чиратында, Зәй ГРЭСы ветеранын РФ Энергетика министрлыгының I дәрәҗә медале белән бүләкләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.