Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе җыелышында: Без сездән предприятиеләр алдында торган проблемаларны хәл итүгә юнәлгән актив эш көтәбез

08.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышында катнашты.

Җыелыш «Корстон» КСККда узды.

«2017-2019 елларда Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең эше һәм киләчәк чорга бурычлары турында» нотык белән Татарстан Республикасы ПСА генераль директоры Алексей Пахомов чыгыш ясады. Ул Ассоциациянең өч еллык эшчәнлегенә йомгак ясады һәм быел Татарстан Республикасы ПСАнә 30 ел тулачагын искәртте.

Татарстан Республикасы ПСА генераль директоры сәнәгать предприятиеләре исеменнән предприятиеләргә табышка салым буенча салым чигерүләре өлешендә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте, кайбер төбәкләрдә шундый ярдәм күрсәтелгән, диде Алексей Пахомов.

Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы ПСА эшен тулаем уңай бәяләде, оешмага киләчәктә дә республиканы социаль-икътисадый үстерүгә өлеш кертүләрен теләде.   

Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик һәм икътисадый вәзгыятьтә кешеләрне эш белән тәэмин итә алган һәм күпләп эштән бушатуларны булдырмый калган җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде. Кайбер оешмалар оператив рәвештә бер мәртәбәлек битлекләр чыгара башладылар, дезинфикацияләү чараларын җитештерүне арттыра алдылар. Күп кенә предприятиеләр медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка актив ярдәм күрсәттеләр – медицина учреждениеләренә индивидуаль саклану чараларын бушлай тапшырдылар.

«Ярдәм янәшә» хәрәкәте кысаларында бик кирәкле эш башкарылды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу гамәлгә катнашкан компанияләргә рәхмәт. Әлбәттә, бүген күтәрелгән барлык проблемалар буенча тиешле беркетмә күрсәтмәләре чыгарылачак, бу шул исәптән уку йортлары белән хезмәттәшлекне оештыру, процессларны цифрлаштыру, оборона-сәнәгать комплексын конверсияләү һәм башкалар. Ассоциация белән берлектә без бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләячәкбез. Ассоциациянең 3 ел эчендәге эшен канәгатьләнерлек дип танырга тәкъдим итәм. Без сездән предприятиеләр алдында торган проблемаларны хәл итүгә юнәлгән актив эш, сәнәгать үсеше темпларын арттыруны көтәбез. Үз чиратында республика җитәкчелеге һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер».

Татарстан Президенты кайбер республика предприятиеләре җитәкчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.