Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты

08.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты.

Искәртәбез, Татьяна Москалькова Казанда эш сәфәрендә. Кичә, 7 сентябрьдә, ул Казан Федераль университеты студентларына Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты килеп чыгышы һәм аның хокук яклау системасындагы урыны турында лекция сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов, кунакны сәламләп, хәбәр иткәнчә, Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер һәм тәҗрибә алмашуга йөз тота. 

Кеше хокукларын яклау мәсьәләләре республикада даими тикшереп торуда, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Төбәктә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2013 елдан бирле "Халык контроле" системасы модераторы булып тора, бу система – гражданнардан мәгълүмат җыю һәм аларның проблемаларын хәл итү буенча иң нәтиҗәле интернет-ресурсларның берсе.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татьяна Москалькова балаларның җәйге яллары, савыктыру лагерьларына капремонт, яңа уку елын башлау турында фикер алыштылар. 

Очрашуда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.