Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) эш сәфәрендә, анда ул «КАМАЗ» йөк техникасы детальләре өчен чуен кою производствосы буенча яңа завод нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин да катнашты.
Яңа заводның төп продукциясе – цилиндрлар блоклары һәм «КАМАЗ» двигательләренең баш блоклары, шулай ук күпернең коеп ясалган картеры. Шулай ук биредә «КАМАЗ»автомобильләренең төрле гаиләләре өчен төп күперләр җитештерү буенча тагын бер завод төзү планлаштырыла. Ике заводны да 2024 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы җитәкчелегенә Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Казахстанда югары технологияле производстволы инвесторлар өчен булдырылган шартларны югары бәяләде.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» белән Казахстан Республикасының хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. Күкшәтау шәһәрендә компаниянең җыю заводы – «КАМАЗ-Инжиниринг» Россия-Казахстан уртак предприятиесе эшли. Шулай ук биредә «КАМАЗ сәүдә компаниясе» һәм 20дән артык сервис үзәге эшли.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа җитештерү комплекслары төзүдән тыш, Костанайда «КАМАЗ»инжиниринг һәм белем бирү үзәген булдыру планлаштырыла.
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, Казахстанда тагын бер эре проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла - шиннар җитештерү буенча завод төзү. Бу - «Татнефть» ГАҖ һәм «Аллюр» компаниясенең уртак проекты. Яңа предприятие җиңел, җиңел йөк һәм йөк машиналары шиннарын җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Бүген "Татнефть" базар ихтыяҗының 20%ын шиннар белән тәэмин итә, шулай ук дөньяның 50 иленә продукция җибәрә. 2020 елның беренче яртыеллыгында гына да Казахстан базарларына 1 млрд. сумнан артык шин продукциясе китерелгән. Казахстанда яңа шиннар җитештерүе Үзәк Азиянең бөтен базарын баетуга юнәлтеләчәк.
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» һәм «Татнефть» нең яңа проектларын гамәлгә ашыру Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген алга таба киңәйтүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Әскәр Мамин, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка Казахстанда заманча конкурентлыкка сәләтле производстволар булдыру буенча Татарстан компанияләренең нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде.
Аннары берничә килешү һәм меморандум имзаланды. Аерым алганда, Казахстанда «Татнефть» ГАҖнең шин заводын «Аллюр» компаниясе белән берлектә төзү буенча инвестицион меморандум имзаланды.