Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев белән очрашты.
Яклар төбәк хакимияте органнары һәм прокуратура арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Зайцев коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында хезмәттәшлек темасын кузгаттылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов катнашты.