Татарстан Президенты Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты

27.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Костанайга (Казахстан Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу кысаларында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казахстан – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. Казанда – Казахстанның Генераль консуллыгы, ә Нур-Солтанда Татарстан Республикасы вәкиллеге эшли. Казахстан территориясендә Татарстанның алдынгы компанияләре эшли. Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында ике яклы килешү гамәлдә.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләргә карамастан, хезмәттәшлек үсә бара. Шулай итеп, бүген Костанайда яңа «КАМАЗ» җитештерү комплексы төзелешенә старт бирелде. Моннан тыш, «Татнефть» ГАҖ һәм «Аллюр» компаниясе Казахстанда шиннар җитештерү буенча предприятие төзергә планлаштыра. Рөстәм Миңнеханов Казахстан җитәкчелегенә әлеге проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Татарстан Президенты Мәдәният, Спорт, Фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде.

Әскәр Мамин, үз чиратында, Казахстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде, аның киләчәк үсеше өчен потенциалы зур булуын билгеләп үтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.