Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовка Самара өлкәсендә пассажир автобусы белән булган фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
«Хөрмәтле Сергей Иванович! Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләргә Самара өлкәсендә пассажир автобусы белән булган коточкыч фаҗига уңаеннан тирән кайгыларын уртаклашам, - диелә телеграмма текстында. - Һәлак булучыларның күплеге турында хәбәр безнең йөрәкләргә бик авыр килде. Без чын күңелдән Ульяновск өлкәсе халкына кайгы уртаклашуыбызны тапшыруыгызны сорыйбыз, алар автоһәлакәт нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалттылар, хәзер хастаханәләрдә булган пассажирларга тизрәк терелүләрен телибез. Бу кайгылы көннәрдә сезгә көч, ныклык, сабырлык телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов.
Белешмә өчен:
Искәртәбез, 2021 елның 29 гыйнварында М-5 «Урал» федераль трассасында Сызрань районының Заборовка авылы янында зур юл-транспорт һәлакәтендә пассажир автобусы һәлакәткә тап була. Бу һәлакәткә 23 кеше эләккән. Әлеге коточкыч авариянең күпчелеге – Ульяновск өлкәсе Новоспасский районының Репьевка, Крупозавод, Красносельски бистәләрендә яшәүчеләр.
Ульяновск өлкәсендә 31 гыйнвар зур юл-транспорт һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм көне дип игълан ителде.