Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет академия театры баш дирижеры Ренат Салаватовка Дуслык ордены тапшырды. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ренат Салаватов – классик театр сәнәгате мәктәбенең күренекле вәкиле һәм аның өчен Татарстан икенче йортына әверелгән. ТР Президенты баш дирижерга иҗат эшчәнлегендә уңышлар һәм нык сәламәтлек теләде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Ренат Салаватовка «илебез мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керкән зур өлеше, күп еллар буена уңышлы эшчәнлеге өчен» Россия Федерациясе Дәүләт бүләге – Дуслык ордены тапшырды.
Шулай ук очрашуда татар милли опера-балет репертуарын бөтендөнья аренасында алга сөрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Муса Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов катнашты.
Искәртәбез, бүген Муса Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ф.И. Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале башлана. Фестиваль 1 февраленнән 27 февраленә кадәр барачак. Программа 9 спектакльдән һәм 2 гала-концерттан торачак. Фестивальдә чакырылган 40лап җырчы һәм дирижер катнашачак: Зур театр, Мариинский, Михайловский театрлары, Станиславский ис. һәм Немирович-Данченко ис., «Новая Опера» театрлары, Екатеринбург һәм Красноярск театрлары солистлары, шулай ук АКШтан, Белоруссиядән һәм Италиядән дә катнашачаклар.