Яңалыклар

14.04.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашты.

 

14.04.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырышта ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше нәтиҗәләре турында мәсьәләләр каралды.

Утырыш Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

14.04.2021

Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы хезмәттәшлек зур потенциалга ия, аны тулысынча файдаланырга һәм партнерлыкны киңәйтү өчен яңа перспектив юнәлешләр эзләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Босния һәм Герцеговина эшлекле даирәләре катнашында узган түгәрәк өстәл барышында хәбәр итте.

14.04.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина хөкүмәтара комиссиясе рәистәше, Босния һәм Герцеговинаның Тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац белән очрашты. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Сарай шәһәренә килде.

14.04.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага эш сәфәре кысаларында Гази Хөсрев-бәк мәчетендә булды, анда ул Сараево имамы һәм мәчетнең баш имамы Менсур Малкич белән очрашты. Очрашуда аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.

13.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага эш сәфәренә килде.

13.04.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген җайга салу һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты.

Комиссия утырышы Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкчелегендә узды.

13.04.2021

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников белән очрашты.

Төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары кысаларында төбәктә инвестицион эшчәнлекне үстерү, шулай ук инвестицион проектларга инфраструктура ярдәме турында фикер алышу өчен төп темалар булды. Очрашу кысаларында яклар агломерацияләрне һәм моношәһәрләрне үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре һәм территориаль планлаштыру мәсьәләләре буенча да сөйләштеләр.

13.04.2021

Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатларына дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

13.04.2021

“Ничек балага җәберләү корбаны булмаска” актуаль тема хакында иртәгә, 2021 елның 14 апрелендә, ютуб-каналда фикер алышачаклар.

Бу чараны туры эфирда трансляцияләү оештырылачак.

Битләр: << 621 622 623 624 625 ( 626 ) 627 628 629 630 >>