Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин капиталь ремонты тәмамланган «Зилант» скверын карадылар. Яңартылган җәмәгать киңлеге Татарстан башкаласында Кремль урамындагы 7 нче һәм 9 нчы йортлар арасында урнашкан.
Җәмәгать киңлегендә өч метрлы Зилант сынын урнаштырганнар һәм 8 агач һәм 1,8 мең куак утыртканнар.
Скверның үзәк элементы - фонтан. Хәзер аңа өстәмә рәвештә яңа бронза скульптура урнаштырганнар. 3,3 метр биеклектәге һәм 800 кг авырлыктагы Зилант фигурасы татар сынчысы Әлфиз Сабиров эскизы буенча Кытайның иң эре кою остаханәләренең берсендә эшләнгән. Зилант коңгырт төстә. Кичләрен фонтан һәм скульптура яктыртыла, үзенчәлекле атмосфера тудыра.
Скверны төзекләндергәндә яшелләндерүгә зур игътибар бирелгән: 615 кв. метр мәйданда 1,8 меңнән артык куак утыртылган. Үсемлекләрнең тәбәнәк сортлары күзәтүне капламас өчен сайланган. Алар арасында - слива яфраклы дүшән, җилгәргеч гортензия, миләш, туя, туфракны каплаучы роза һәм япон спиреясы, ялтырап торган кызыл куак. Шулай ук заманча авто су сибү системасы белән җиһазландырылган 300 кв. метр рулонлы газон җәелгән.
Өстәмә акцентларны кече архитектура формалары тудыра: икешәр миниатюр Зилант һәм лалә чәчәге скверның керү төркемендәге яктырту баганаларын бизи. Баскычларны гранит плитәләр белән тышлаганнар. Фонтаннан тыш, аның артында ук арканы яңартканнар һәм терәк диварга оригиналь металл декоратив ишек урнаштырганнар.
Проектны Казанның Үсеш институты гамәлгә ашырган. Скверны төзекләндерү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барылган.