Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week пленар утырышында: Алга киткән IT-хәл ителешләрдә ясалма акылны куллануга аерым игътибар бирелә

17.09.2025

Татарстанда барлык дәүләт хезмәт күрсәтүләре электрон рәвештә гамәлгә ашырыла. Бу хакта Kazan Digital Week-2025 форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Пленар утырышның төп темасы - «Ясалма акыл аша технологик лидерлык: яңа офыклар һәм чакырулар».

Чарада Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев катнашты.

Форумда катнашучыларга видео сәламләү сүзен Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин юллады.

Рөстәм Миңнеханов форумны уздыруда ярдәмнәре өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, форум республиканың визит карточкаларының берсенә әверелде, профессиональ җәмәгатьчелектә кызыксыну уята, бу Россиядән дә, чит илләрдән дә катнашучылар санының артуын раслый. Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясен билгеләп үтте, ул чараны югары дәрәҗәдә уздыруга зур өлеш керткән.

"Быел «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыру башланды. Без моның өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга рәхмәтле. Яңа илкүләм проект цифрлы технологияләрне гражданнар тормышына һәм икътисадка интеграцияләүгә юнәлдерелгән, Россиянең IT-тармагы үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ил Президенты тарафыннан илебезнең цифрлы хәл ителешләрен тизләтелгән үстерү буенча стратегик бурыч куелды, алар икътисадның барлык тармакларын трансформацияләү өчен нигез булырга тиеш».

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, төбәк күп еллар дәвамында цифрлаштыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Соңгы 6 елда IT - сектор республика икътисадының төп тармакларының берсенә әверелде, керем 3 тапкырга артты, IT-компанияләр саны 17%ка артты.

Татарстанда барлык дәүләт хезмәт крсәтүләре электрон рәвештә гамәлгә ашырыла. Иң мөһим бурычларның берсе – халыкны сыйфатлы элемтә һәм югары тизлекле интернет белән тәэмин итү. Бүген югары тизлекле интернет Татарстан халкының 98%ы яшәгән ике меңнән артык торак пунктта файдаланыла. "Без цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча эшне дәвам итәбез. Агымдагы елда халык саны аз булган тагын 176 пункт мобиль элемтә һәм интернет алачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Цифрлы мохитне үстерү буенча эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кибериминлек тора. Узган ел Казанда узган глобаль вакыйгалар – БРИКС саммиты, Киләчәк уеннары, БРИКС илләре уеннары Татарстанга бөтен дөньяның игътибарын җәлеп итте. Бу вакытта безнең мәгълүмати инфраструктура хакер һөҗүмнәренә дучар булды - алар барысы да кире кагылды. Татарстанда заманча цифрлы инфраструктура булдыру буенча колачлы эш башкарылды, дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада IT-паркның 3 мәйданчыгы эшли, аларның барысы да тулысынча мәшгуль. 752 резидент эшли, 6 меңнән артык эш урыны булдырылган. Дустанә илләр партнерлары белән хезмәттәшлек мисаллары бар инде: «Инфоматика» компаниясе Катар һәм Таҗикстандагы стадионнарга турникетлар һәм керү мөмкинлеген контрольдә тоту системалары белән тәэмин итә. «Ай-Си-Эл» компаниясе Судан, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре банклары өчен кибериминлек проектларын гамәлгә ашыра.

«Безнең алда бурыч тора - 2030 елга IT-парк резидентларының кимендә дүрттән бере чит ил базарларында эшләргә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, республикада 24 муниципаль IT-парк эшли. 2030 елга аларның санын 40ка җиткерү планлаштырыла, бу Татарстанның барлык районнарында цифрлы икътисадны үстерү нокталарын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Инновацион компанияләрне һәм талантлы белгечләрне җәлеп итү үзәге – Иннополис шәһәре. Махсус икътисадый зонаның ике мәйданчыгында 342 компания эшли, аларның инвестицияләре 257 млрд сумнан артып киткән, 12 меңгә якын эш урыны булдырылган. Иннополис резидентлары тарафыннан сәнәгатьтә, транспортта, энергетикада, медицинада һәм икътисадның башка стратегик тармакларында кулланыла торган импортны алмаштыра торган 50дән артык хәл ителеш эшләнгән. Цифрлы проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстанда мәгълүматларны эшкәртү үзәкләре инфраструктурасы булдырылды. Әйтик, Казан ИТ-паркы базасында 2009 елдан бирле бөтен халыкара стандартларга туры килә торган Үзәк сайлау комиссиясе эшли. 2024 елның июнендә Иннополиста «Росатом» дәүләт корпорациясе төзегән Идел буендагы иң эре мәгълүматларны эшкәртү үзәге ачылды.

"Россия Президенты В.В. Путин билгеләп үткәнчә, ясалма акыл технологияләре ил үсешенең илкүләм максатларына ирешү ресурсына әверелергә, оборона сәләтен ныгытуны, дәүләт идарәсен, социаль тармакларны һәм икътисадны сыйфатлы үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Быел без Татарстанда яңа төбәк программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул иттек. Шул ук вакытта социаль өлкәне ясалма акыл инструментларын кулланып цифрлаштыруга юнәлдерелгән проектларга аерым игътибар бирелде», – диде Татарстан Рәисе.

Беренче юнәлеш - дәүләт идарәсе системасына ясалма акыл кертү. "Ай-Си-Эл" республика компаниясе белән берлектә, барлык республика һәм муниципаль учреждениеләрне "Астра Линукс" операцион системасына күчерү буенча зур эш башкарылды.

"Хәзерге вакытта нәтиҗәлелекне арттыру һәм көндәлек бурычларны минимальләштерү өчен без дәүләт идарәсендә ясалма акылга нигезләнгән «ГосПромт» платформасын кертүгә керештек. Әлеге цифрлы ассистент 150 типик административ бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – Бу тәҗрибә белән без башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер».

Икенче юнәлеш – мәгариф. Сынау проекты сыйфатында ясалма акыл инструментлары мәктәп информатика укытучылары эшенә кертелде. Платформа алар тарафыннан интеллектуаль ассистент форматында файдаланыла, ул тестлар булдыруны автоматлаштырырга, өлгерешне анализларга, башка бер үк типтагы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Алдагы адым республиканың барлык педагоглары эшенә ясалма акыл технологияләрен кертү булырга тиеш.

Өченче юнәлеш - медицина. ЯА республика радиология дата-үзәгендә сурәтләр һәм рентгенограммалар эшкәрткәндә кулланыла. Бу патологияләрне сыйфатлырак ачыкларга, диагностика нәтиҗәләрен көтү вакытын 5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирә.

Ясалма акыл технологияләре безнең сәнәгать предприятиеләре тарафыннан уңышлы кулланыла. "Татнефть" компаниясе "Интеллектуаль ятма" проектын уңышлы гамәлгә кертә, ул 30 меңнән артык нефть скважинасын колачлый. Бу җайланмаларның эшләми тору вакытын киметергә һәм нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. «КАМАЗ» компаниясе автоном йөк машиналарын төзегәндә машина күрү һәм ясалма акыл технологияләрен куллана: пилотсыз магистраль йөк машиналары 2023 елның июненнән М-11 трассасы буйлап йөри.

Быелның апрелендә Үзәк боҗра автомобиль юлы (ЦКАД) буенча автоном машиналар хәрәкәте башланды. Авыл хуҗалыгында ясалма акыл терлекчелектә һәм кошчылыкта кертелә. Шуның нәтиҗәсендә җитештерүчәнлек арта, терлекләрнең авырулары кими. 2030 елга төп тармаклардагы предприятиеләрнең яртысы ясалма акыл һәм акыллы җайланмалар куллануга күчәр дип планлаштырыла.

Инновацияләрне сынап карауда һәм алдынгы эшләнмәләрне коммерцияләштерүдә кече технологик компанияләр зур роль уйный. Үзләре зур булмаганга күрә һәм зур оештыру структурасы булмау хисабына алар базарга яңа продуктларны нәтиҗәле чыгарырга сәләтле. Татарстан мондый компанияләр саны буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә керә: бүген республикада алар ике йөздән артык. Аларның чирегеннән артыгы мәгълүмати технологияләрдә махсуслашкан. Kazan Digital Week форумы кысаларында эшли башлаган «АйТи Парк Глобал» халыкара программасы технологик стартапларга ярдәм итү эшенең мөһим өлеше булды. Бу яңа инициатива кече технологик компанияләргә партнерлар табарга һәм үзләре өчен яңа базарлар ачарга мөмкинлек бирә.

Программада катнашу өчен 29 илдән 160тан артык гариза килгән. Финалга Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Сингапур, Пакистан һәм башка дәүләтләрнең проектлары чыкты. Мондый формат локаль инициативаларны глобаль инновацион мохит белән берләштерергә һәм Татарстанның технологияләрне үстерүнең халыкара үзәге буларак позициясен ныгытырга мөмкинлек бирә.

Цифрлы икътисад квалификацияле кадрлар таләп итә. Татарстанда барлык яшьтәгеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү һәм IT-өлкәдә укытуның комплекслы системасы төзелгән: балалар IT-паркы һәм башлангыч IT-мәктәп эшли, белгечләрне 30 урта белем бирү учреждениесе һәм 11 югары уку йорты әзерли, Саклык банкы белән берлектә ачылган «Мәктәп 21» эшли. Өлкән буын өчен Өченче буын университеты эшли. Иннополис Университеты базасында ясалма акыл өлкәсендә флагман федераль фәнни-тикшеренү үзәкләренең берсе булдырылды. Эшләү дәверендә Россиянең эре компанияләре өчен 80нән артык проект гамәлгә ашырылды.

Рөстәм Миңнеханов студентларның ясалма акыл буенча белем бирү программалары белән кызыксынуын билгеләп үтте. Яңа уку елында конкурс бер урынга 30 кеше тәшкил итте. IT-өлкәдә ил өчен тагын бер куәтле кадрлар үзәге - Казан элемтә техникумы. Хәзерге вакытта анда илнең 38 төбәгеннән 1 700 студент белем ала. Аның исәбендә «Профессионаллар» чемпионаты хәрәкәтендә һөнәри осталык өчен 250 медаль. Хәзерге вакытта техникумда ясалма акыл өлкәсендә яңа белем бирү программасы әзерләнеп беткән. Киләсе уку елыннан аның буенча студентлар әзерли башлау планлаштырыла.

Ясалма акыл математика белән тыгыз бәйләнгән, шуңа күрә без «физика-математик алгарышы» проектына зур өметләр баглыйбыз. Аның кысаларында бөтен республика буенча 2 мең укучы математика түгәрәкләрендә шөгыльләнә, меңгә якын укучы тирәнәйтелгән математика программасы белән физика-математика сыйныфларында белем ала.

Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов форум мәйданчыгындагы уртак эш иң яхшы практикалар белән танышуга, илебез сәнәгатен һәм фәнен үстерүгә юнәлдерелгән алга китеш юлларын булдыруга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.