Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Мәгълүмат һәм телекоммуникацияләр министры Борис Братина белән очрашты.
Очрашу Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында узды.
Яклар киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Борис Братинага Татарстанга һәм ИТ-өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Kazan Digital Week алтынчы тапкыр уздырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форумда ИТ-өлкәдә кызыклы һәм заманча хәл ителешләр тәкъдим ителә. Татарстан белән Сербиянең уртак яклары бар, диде Рөстәм Миңнеханов, ул бу визит бигрәк тә цифрлаштыру һәм элемтә өлкәсендә хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирер дип ышаныч белдерде.
Искәртәбез, бүген Борис Братина Kazan Digital Week-2025 халыкара форумын ачуда катнашты.