Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бифорком Тек» ҖЧҖ, «Неорос» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Олег Лионов белән очрашты.
Очрашу Kazan Digital Week-2025 форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.
Багланышлар, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, компания колачлы проект – Мәскәүдә фотоника үзәген гамәлгә ашырган.
Мәскәү фотоника үзәге-Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган колачлы проект.