Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында «Сабантуй 2024» бәйрәмендә катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар халык бәйрәме – Сабан туен уздыру уңаеннан мөрәҗәгате.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киләсе атнада, 12 июньдә, Казанда БРИКС Уеннары башлана. Турнирны югары дәрәҗәдә уздыру өчен бар көчебезне куярга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Сабантуй һәм Россия көне кысаларындагы чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм уздырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумында актив катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бүгенге көндә республикада торак төзелеше буенча план 70%ка үтәлгән - 2 млн 187 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашты. Очрашу ПХИФ кырларында узды.
Татарстан инвестклимат торышы илкүләм рейтингында икенче урынны алды. Стратегик инициативалар агентлыгы тикшеренү нәтиҗәләре бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында яңгырады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында республикада Өстәл теннисын үстерү турында килешүгә кул куюда катнашты.