Бүген Казанда Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы ачылды. Форум һәм махсуслаштырылган күргәзмә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза (2025 елның 17-19 сентябре). Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ул искә төшергәнчә, Kazan Digital Week инде алтынчы тапкыр уздырыла. Бу чара елдан-ел колачлырак һәм әһәмиятлерәк була бара, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләп.
Форумда Россия катнашучылары да, чит ил кунаклары да тәкъдим ителгән. Дөньяның 75 иленнән якынча 20 мең катнашучы теркәлгән. Бу шул исәптән Беларусь, Һиндстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башкалар. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, форумда 10 төп тема яңгыраячак. Көн тәртибе үзәгенә барлык тармакларны үстерү драйверы буларак ясалма акыл булдыру һәм кертү темасы чыгарылган.
140тан артык чара узачак, алар арасында - Россия Цифры үсеш министрлыгының стратегик сессияләре, төрле өлкәләрдә (дәүләт идарәсе, медицина, транспорт, мәгариф, төзелеш) ясалма интеллект кертүнең реаль кейсларын тәкъдир итү, блокчейн-технологияләр һәм криптоиндустрия форумы (Kazan Cryptoforum 2025), конференцияләр, секцияләр, хакатоннар, вебинарлар. Шулай ук мини-роботлар сугышы, МХО ветераннары катнашында мәгълүматны саклау турниры һәм башкалар узачак. 7 мең кв. м мәйданлы күргәзмә экспозициясендә хәл ителешләрен 302 әйдәп баручы Россия һәм чит ил IT-компанияләре һәм стартаплары күрсәтәчәк.
Kazan Digital Week – 2025 форумы цифрлы трансформация өлкәсендә перспектив тенденцияләр һәм алдынгы тәҗрибәләр турында фикер алышу, казанышларны һәм технологик карарларны күрсәтү, тармак лидерлары һәм бөтен дөнья инноваторлары арасында тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булыр дип көтелә.
"Ышанам ки, без мөһим темалар турында фикер алыша алачакбыз. Татарстан мондый чаралар өчен шартлар тудырырга әзер. Хуш килдегез!"- диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов, үз чиратында, ассызыклаганча, форум инде ничәнче ел инде цифрлы үсеш өлкәсендә елның төп вакыйгаларының берсе буларак үзенең әһәмиятен раслый.
"Саннар үзләре өчен үзләре сөйли. Мәйданчык халыкара статуска ия. Һәм иң мөһиме, ул иң яхшы практикалар һәм тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә", - диде Олег Качанов.
Белешмә өчен:
Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы турында тулырак https://kazandigitalweek.com/ru/site