Яңалыклар

12.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

12.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ президенты – идарәсе рәисе урынбасары Денис Бортников белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

10.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Тантана «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Чара залга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы байракларын кертүдән башланды.

10.11.2021

Бүген, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырды. Тантаналы чара Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе плацында узды.

10.11.2021

Бүген Казан вертолетлар заводында винтлы машиналарны җыю буенча яңа цех һәм һөнәри белем бирү үзәге төзелешенә старт бирелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Леликов, Ростех дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры Анатолий Сердюков, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский, «Технодинамика» холдингы башлыгы Игорь Насенков, Казан вертолетлар заводы идарәче директоры Алексей Белых катнашты.

10.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов генераль конструктор - А. Люльки ис. тәҗрибә-конструкторлык бюросы – «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ филиалы директоры Евгений Марчуковка А.Н. Туполев исемендәге халыкара премиясен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды

09.11.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

09.11.2021

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министры Николай Шульгинов белән очрашты.

Төбәкнең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге мәсьәләләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

09.11.2021

1 декабрьгә кадәр Татарстанда 2 млн 175 мең кеше өч төрле салым -транспорт, җир, күчемсез милек салымнары түләргә тиеш. Быел салым күләме 8,1 млрд сум тәшкил итә.

Бу хакта  ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

09.11.2021

Бүген Мәскәүдә «Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе» (АИРР) Россия Федерациясе субъектларының икътисадый хезмәттәшлек ассоциациясе Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты – РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш барышында оештыру мәсьәләләре хәл ителде. Ассоциация Күзәтчелек советының элеккеге составы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. АИРР Күзәтчелек советының яңа әгъзалары сайланды.

РИРА Советы рәисе итеп РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сайланды.

Битләр: << 541 542 543 544 545 ( 546 ) 547 548 549 550 >>