Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов генераль конструктор - А. Люльки ис. тәҗрибә-конструкторлык бюросы – «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ҖАҖ филиалы директоры Евгений Марчуковка А.Н. Туполев исемендәге халыкара премиясен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, А.Н. Туполев исемендәге халыкара премия А.Н. Туполевның туган көнендә – 10 ноябрьдә бирелә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тапшырыла.
Илебезнең тоташ металлдан ясалган самолет төзелешенә нигез салучы, генераль конструктор, СССР Фәннәр Академиясе академигы Андрей Николаевич Туполев исемендәге халыкара премия 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән гамәлгә куелган.
Премия инженерлык фәннәре өлкәсендә күренекле өлеш керткән һәм күренекле совет авиаконструкторы А.Н. Туполев истәлеген мәңгеләштергән өчен Россия һәм чит ил галимнәрен бүләкләү максатында ике елга бер тапкыр бирелә.
Казанда Андрей Николаевич Туполев исеменә күп нәрсә бәйле – аның исемен өч авиация профиле предприятиесе һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ - КАИ) йөртә.