Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Чара залга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы байракларын кертүдән башланды.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә һәм хезмәт ветераннарына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Чарада катнашучыларны Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу – үз бурычын үзе үтәргә күнеккән кешеләр өчен бәйрәм. «Сезне бәйрәмегез белән котлыйм, сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен, иминлекне саклауга багышладыгыз. Полициядә хезмәт итү – авыр, куркыныч, әмма игелекле эш. Сез һәрвакыт үз бурычыгызны намус белән һәм лаеклы башкарасыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре коронавирус йогышын профилактикалау шартларында санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоталар. Моннан тыш, элеккечә үк криминалга каршы көрәш, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору өстенлекле бурычлар булып тора.
Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең алга таба да нәтиҗәле эшләячәгенә, югары күрсәткечләргә ирешәчәгенә ышаныч белдерде. Республика җитәкчелеге, үз чиратында, алга таба да хезмәтне матди яктан һәм ресурслар белән тәэмин итүне яхшыртуга ярдәм итәчәк, социаль мәсьәләләрне хәл итәчәк.
Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм эчке эшләр министрлыгының ведомство бүләкләре тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Рөстәм Миңнеханов полиция участок уполномоченныйларына, патруль-пост хезмәте бүлекчәләре һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә (Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ мәйданчыгында) хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды.