Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча ЭЭМ хезмәткәрләренә яңа хезмәт машиналарыннан ачкычлар тапшырды

10.11.2021

Бүген, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырды. Тантаналы чара Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе плацында узды.

Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә республика территориясендә, шул исәптән коронавируска каршы көрәш кысаларында, иминлекне һәм тотрыклылыкны тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде. «Яңа автомобильләр хәрби әзерлекне һәм оперативлыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук сезнең авыр хезмәтегезне җиңеләйтәчәк», - диде ТР Президенты.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин эчке эшләр органнарының матди-техник базасын ныгытуда ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Бүген безнең җайланмаларыбыз иң югары дәрәҗәдә: заманча технологияләр, компьютер техникасы, автотранспорт. Республика программалары кысаларында без яңа район бүлекләре төзибез, иске объектларны ремонтлыйбыз. Хезмәт итү өчен иң уңайлы шартлар тудырыла», - дип өстәде министр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Артем Хохорин 63 автомобиль ачкычын тапшырдылар. Яңа техникаларны ЮХИДИ, ППС бүлекчәләре һәм Татарстан полициясенең участок уполномоченныйлары алды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.