Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министры Николай Шульгинов белән очрашты.
Төбәкнең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге мәсьәләләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Россия Энергетика министры һәм Татарстан Президенты шулай ук Түбән Кама гидроэлектростанциясен эшләтүне көчәйтү өчен Түбән Кама сусаклагычын тулыландыру дәрәҗәсен арттыруның максатчанлыгы мәсьәләсен карадылар. Николай Шульгинов искәрткәнчә, Татарстан кулланучыларын электр белән ышанычлы тәэмин итү өстенлекле бурыч булып тора.