Бүген Мәскәүдә «Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе» (АИРР) Россия Федерациясе субъектларының икътисадый хезмәттәшлек ассоциациясе Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты – РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыш барышында оештыру мәсьәләләре хәл ителде. Ассоциация Күзәтчеләр советының элеккеге составы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. АИРР Күзәтчелек советының яңа әгъзалары сайланды.
РИРА Советы рәисе итеп РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сайланды.
Марат Хөснуллин сәламләү сүзендә Ассоциациянең эш форматы максималь ачыклыкны күздә тота, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук бүгенге утырышның төп мәсьәләсе - агломерацияләрне үстерү – инфраструктураны модернизацияләү буенча фикер алышу мөһим булуын искәртте. Шулай итеп, агломерацияләрдә инфраструктура менюсы кысаларында түбәндәге инструментлар гамәлгә ашырыла: инфраструктура бюджет кредитлары; бюджет кредитларын реструктуризацияләү нәтиҗәсендә бушаган бюджет акчаларын файдалану хисабына финанслана торган яңа инвестицион проектлар; инфраструктура облигацияләре.
Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, якын арада инфраструктур проектларны сайлап алу һәм инфраструктур бюджет кредитларының өстәмә лимитларын бүлеп бирү турындагы карардан соң, аларны алга таба финанслау өчен, төбәкләрнең конкурс гаризалары каралачак. Регионнардан килгән тәкъдимнәр нигезендә яңа инвестицион проектлар исемлеге формалаштырылды.
РФ Вице-премьеры ил хөкүмәте дәрәҗәсендә агломерацияләр үсешенең мөһимлеге төгәл теркәлгән, моннан тыш, төбәкләргә үсеш өчен кайбер инструментлар бирелгән, дип искәртте.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы үрнәгендә агломерацияләрне үстерү турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, агломерацияләрне үстерү - илнең күпчелек төбәкләре өчен актуаль мәсьәлә. "2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясендә агломерация алымы салынган, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 3 агломерация билгеләнде: Казан, Кама, Әлмәт. Аларда 3 млн кеше яши, ягъни Татарстан халкының 77%. Агломерацияләр - Татарстанның төп икътисадый үсеш үзәкләре. Аларның тулай төбәк продуктындагы өлеше 80% тан артып китә. 2019 елда Россиянең пространство үсеше стратегиясе кысаларында субъектларда агломерацияләр исемлеге төзелде. Шул ук вакытта анда Әлмәт исәпкә алынмаган. Россия Икътисадый үсеш министрлыгына төбәкләр тәкъдимнәрен исәпкә алып агломерацияләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәм. Бүген «агломерация» төшенчәсе һәм аның критерийлары юк. Без аңлыйбыз, бу икътисадый категория һәм төшенчәне закон дәрәҗәсендә беркетү буенча билгеле бер мәсьәләләр бар. РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Агломерацияләр турында» Федераль закон проекты эшләнде. Хәзерге вакытта аны эшләү туктатылган. Шуңа күрә моношәһәрләргә ярдәм итүнең уңышлы үрнәкләрендә агломерацияләрне үстерү буенча системалы эш оештырырга тәкъдим итәбез".
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан моношәһәрләр критерийлары һәм исемлеге расланган; аларны үстерү программасы кабул ителгән; тиешле финанслау белән Фонд булдырылган.
Татарстанда гына да бу ярдәм аркасында 12,5 мең эш урыны булдырылган, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, агломерацияләр өчен мондый инструмент булдыру аларның уңышлы үсешенә ярдәм итәчәк.