Татарстан Республикасы һәм ВТБ белән ESG-өлкәдә хезмәттәшлек итәчәк

12.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ президенты – идарәсе рәисе урынбасары Денис Бортников белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашу кысаларында яклар ESG-өлкәдә партнерлык турында килешүгә кул куйдылар. Ул Татарстанның һәм ВТБның төрле өлкәләр буенча хезмәттәшлеген күз алдында тота: социаль юнәлешле һәм экологик яктан әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру, уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү, төбәкнең «яшел» облигацияләрен чыгаруны оештыру, эшкуарлыкны үстерү, банк һәм финанс булмаган сервисларга керүне цифрлаштыру, шулай ук тотрыклы үсеш өлешендә компанияләрнең профильләрен яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләү.

«ВТБ» – Татарстан Республикасының күптәнге стратегик партнеры. Бүген банк берничә республика предприятиесе белән уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыра. ВТБ кече һәм урта бизнес белән эшләүгә аерым игътибар бирә, дәүләт ярдәменең барлык программаларында катнаша. Без киләчәктә дә хезмәттәшлегебезне үстерү яклы, шул исәптән ESG принципларын гамәлгә кертү буенча да», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ВТБның ESG-платформасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсенә, төбәкнең экологик һәм белем бирү проектларына ярдәм эшен дәвам итә. Әйтик, киләсе елда ук ВТБ төбәк хастаханәләре өчен медицина җиһазлары сатып алуны финанслый һәм уңайлы шәһәр мохите үсешенә ярдәм итәчәк.

«Бизнес-көн тәртибендә ESG стандартларын кертү, икътисадның барлык өлкәләрен, шул исәптән кече һәм урта бизнесны колачлап, безнең илдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән тәңгәл килә. Тотрыклы үсеш принциплары практикада һәм Россия төбәкләрендә гамәлгә ашырыла. Татарстан җитәкчелеге халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, җирле бизнесны һәм проектларны үстерү программаларын актив гамәлгә ашыра, күп кенә аспектларда болар ESG-алымга туры килә. ВТБ эзлекле рәвештә үз бизнес-процессларына тотрыклы үсеш принципларын кертә: без ачык ESG-платформаны эшләтеп җибәрдек һәм клиентлар өчен тиешле продуктлар һәм хезмәтләр кертәбез. Татарстан белән партнерлык – ESG-принципларны ил төбәкләренә таратуда логик адым», - дип билгеләп үтте Денис Бортников.

Шулай ук ВТБ, Татарстан Хөкүмәте белән берлектә, тотрыклы үсеш принципларына туры китереп оештырылган стартаплар конкурсын гамәлгә ашыра. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы беренче булып банкның ESG-платформасына кушылды.

Белешмә өчен:

ESG – компания эшчәнлегенең тотрыклы үсеше принциплары, алар әйләнә-тирәгә җаваплы карашны, югары социаль җаваплылык һәм корпоратив идарә итүнең югары сыйфатын күз алдында тота.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.