Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко киңәшмәсендә катнашты. Чара барышында кураторлык институты кысаларында федераль округ төбәкләрендә алга китеш проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Бүген Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев рәислегендә Kazan Digital Week - 2023 халыкара форумына әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Эштә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында Куйбышев тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.
Татарстан белән Ульяновск өлкәсен элек-электән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумының пленар утырышында катнашты. Чара «Казан-Экспо»да узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да уза торган Россия венчур форумын ачуда катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының XI бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» АҖ президенты Артем Молчанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстанда табигый газ белән эшләүче автомобильләр паркы 13 мең машинадан артып киткән. Быел тагын 2 меңгә якын транспорт чарасын газга күчерү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «2022 елда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү нәтиҗәләре һәм 2023 елга перспективалар турында»гы брифингында хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте Йортында узды.