Алексей Песошин "Теләкләр чыршысы" ирекле акциясендә катнашты

18.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.

ТР Дәүләт Советы бинасы холлында Алексей Песошин чыршыдан открытка алды, анда «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашучы балаларның берсе теләген язган иде.

ТР Премьер-министры Әлмәттән 10 яшьлек Билалетдинның Яңа ел хыялын тормышка ашырды - бала велосипед турында хыяллана икән.

Бүген «Теләкләр чыршысы» акциясендә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент сессиясенә чакырылган кунаклар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, инде гадәткә кереп киткән «Теләкләр чыршысы» ирекле акциясе Яңа елга кадәр барачак. Анда катнашырга һәм балаларның берәрсен бәхетлерәк итәргә шулай ук онлайн рәвештә проект сайты аша мөмкин - елкажеланий.рф.

"Теләкләр чыршысы" акциясе турында тулырак - https://


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.