Алексей Песошин ФАС җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты

25.01.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар тариф сәясәте, электр энергетикасы тармагын цифрлаштыруга бәйле монополиягә каршы һәм тарифларны җайга салуны камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.р.

Казанга визиты кысаларында Виталий Королев ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында катнашачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.