Яңалыклар

03.02.2023

Бүген Казанның «Спорт сарае»нда «Дуслык Кубогы» алкалы хоккей буенча III бөтенроссия турниры ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Континенталь хоккей лигасы президенты Алексей Морозов, дин әһелләре катнашты.

03.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында юллар өлкәсендә килешү имзаланды. Исегезгә төшерәбез, утырыш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды һәм 2022 елда юллар тармагы эшенә нәтиҗә ясалды.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы белән «Россия тимер юллары»ААҖ арасында килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский кул куйды.

03.02.2023

Юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү - Татарстанның динамик үсеш факторларының берсе. Республика халкының һәм кунакларының юлларда имин һәм уңайлы йөрүе, шулай ук йөк ташуның ышанычлылыгы һәм үз вакытында булуы юлларның сыйфатына бәйле. Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә бу хакта сөйләштеләр.

Коллегия утырышы «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды, шулай ук утырышның онлайн трансляциясе интернетта  оештырылды (Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында). Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль структуралар вәкилләре катнашты.

03.02.2023

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Утырыш «Казан Экспо» ХМҮ территориясендә уза, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында онлайн трансляция оештырылган. Төп тема - 2022 елда Татарстан Республикасы юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар.

03.02.2023

Бүген Татарстан Республикасында юллар эшчәнлегенең бишьеллык планын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә «Казан Экспо» ХМҮ мәйданчыгында узды.

Киңәшмә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барды.

03.02.2023

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы судьялары киңәшмәсендә катнашты. Чара Казанның Совет район судында узды.

02.02.2023

Бүген Мәскәүдә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Киңәшмә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин карары белән Казанда форум федераль статус алды.

02.02.2023

Иртәгә, 3 февральдә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

02.02.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлавы.

31.01.2023

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрнең өч төп сәбәбен билгеләде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак утырышында хәбәр итте. Утырышның төп темасы - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен  һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары.

Битләр: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>