Рөстәм Миңнеханов нәсел шәҗәрәсе фестивалендә: Бүген гаилә кыйммәтләрен үстерү, гаиләләр тарихын саклау мөһим

22.05.2024

Бүген Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»VI нәсел шәҗәрәсе фестиваленә йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. 

Нәсел шәҗәрәсе фестивале февральдә башланган иде. Соңгы этапка алты гаилә чыкты: Лаеш районыннан Артемьевлар, Балтач районыннан Гаязовлар, Казаннан Гыйниятуллиннар, Чирмешән районыннан Кәримовлар, Менделеевск районыннан Кашаповлар һәм Тәтеш районыннан Тимариннар. Театр сәхнәсендә һәр команда үзенең нәсел шәҗәрәсен матур концерт номеры белән тәкъдим итте, милли костюмнар күрсәтте һәм үз гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде. Шулай ук театр фойесында һәр династия вәкилләре үз гаиләләре тарихына багышланган экспозицияләр оештырганнар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаилә тарихын саклауга игътибар бирү аеруча мөһим. "Һәрбер кеше өчен төп кыйммәт, һичшиксез, аның гаиләсе. Традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга без аерым игътибар бирәбез. Нәсел шәҗәрәсе фестивале моңа ярдәм итә», - диде ТР Рәисе.

Ул фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга нәсел шәҗәрәсе тарихына, Татарстан Республикасы тарихына зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бүген без барыбыз өчен дә үрнәк булган матур гаиләләрне күрдек. Сез - безнең республиканың, илебезнең, киләчәгебезнең нигезе. Без сезнең белән горурланабыз!"- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары жюри әгъзалары конкурска йомгак ясадылар. Беренче урынны - Гаязовлар гаиләсе, икенче урынны - Кашаповлар гаиләсе һәм өченче урынны Тимариннар гаиләсе алды. 2024 елда оештыручылар яңа номинацияләр керттеләр. Шулай итеп, "Хезмәт династиясе" исеменә Гыйниятуллиннар гаиләсе лаек була, "Гаилә традицияләрен яклаган өчен" Артемьевлар гаиләсе бүләкләнде, ә "Тынычлык гаиләсе" Кәримовлар гаиләсе булды.

"Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" фестивале 2019 елдан ТР буенча Дәүләт архивы тарафыннан үткәрелә. Проект нәсел шәҗәрәсе традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Быел фестивальдә 157 гаилә катнашты, ә алты ел эчендә - барлыгы 1 меңнән артык гаилә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.