Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Discover Events идарәсе рәисе, Төркиянең Халыкара күргәзмәләрен оештыручылар ассоциациясе Президенты Юныс Әте белән очрашуында алга таба хезмәттәшлек турында сүз барды.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Red Square Chapter Russia мотоклубы директоры Сергей Писаренко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итте.
Чара Казанда Бутлеров урамы, 40/11 йортта узды. Тәкъдим итү процедурасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы итеп Марсель Мансур улы Миңнуллин билгеләнде - Татарстан Республикасы Рәисенең 2023 елның 6 февралендәге Указы нигезендә.
2024 елда Казанда «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырышта видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр Академиясенең Уникаль приборлар төзү фәнни-технологик үзәге директоры Марат Булатов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Бүген Казанда Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Беккин улы Сафиуллинга мемориаль такта ачтылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Мемориаль такта Советлар Союзы Герое, 38 нче укчылар дивизиясе һәм 25 нче гвардия укчылар корпусы командиры (7 нче гвардия армиясе), генерал-лейтенант Гани Сафиуллин (01.07.1905-14.10.1973) яшәгән Адамюк урамы, 4 йорт фасадында ачылды. Чара Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен җиңүенә 80 ел тулуга багышлана.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча X республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсны үткәрү турындагы нотык белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясады. Конкурска 26 кешедән торган Конкурс комиссиясе нәтиҗә ясаган, аңа дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре кергән. 27 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 12 эшче төркем республиканың 44 муниципаль районында 91 чарада булган.
Гражданнарның иминлеген тәэмин итү - хакимиятнең мөһим бурычларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда ТР Министрлар Кабинеты утырышы узган, анда юл хәрәкәте иминлеге кебек мөһим юнәлеш каралган.
«Бүген җаваплы затларның игътибарын шәһәр даирәсендә җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүгә юнәлтәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның гыйнварында җәяүлеләр зоналарында юл катламының торышы тиешенчә булмау аркасында зыян күргән 579 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 298е - сөяк сынулар, 281е – бәрелеп җәрәхәтләнү».
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылларда хуҗалык итүнең кече рәвешләре турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә илкүләм проектларны, республика һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук торак фондын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.