Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 15 нче халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, форумның икенче ел инде Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча федераль статуска ия.
Форумда катнашу өчен Үзбәкстан, Сенегал, Төркия, Кыргызстан, Малайзия, Әфганстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Төркмәнстан, Пакстан, Ливия, Иран, Катар, Оман кебек илләр иң күп вәкиллекле делегацияләр җибәрде.
Форум кысаларында 180 чара узды, нәтиҗәдә 120 килешү төзелде. Форумның төп темалары финанс һәм логистика инфраструктурасы проектлары, халыкара хезмәттәшлек, спорт, туризм, мәдәният, хәләл индустрия, ислам финанслары һәм инвестицияләре, икътисад һәм кадрлар, башка темалар булды.
Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышын KazanForum вакыйгаларының берсе дип атады. Форумның мактаулы кунагы төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов булды.
Гомумән алганда, узган форумның масштаблары бүгенге халыкара чынбарлыкта Россияне изоляцияләү омтылышларының уңышсыз булуын күрсәтте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, дустанә илләр үз катнашулары белән хезмәттәшлеккә һәм илебез белән хезмәттәшлекне дәвам итүгә юнәлгәнлекләрен раслады.
Рөстәм Миңнеханов чараны әзерләгәне һәм үткәргәне өчен оператив штабка, барлык федераль һәм республика структураларына, министрлыкларга һәм ведомстволарга, эшкә җәлеп ителгән башка оешмаларга рәхмәт белдерде.