Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Изге Болгар җыены» бәйрәмендә катнаштылар

19.05.2024

Бүген борынгы Болгар шәһәрендә Идел буе Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» бәйрәм чарасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук Россиянең башка дин әһелләре катнашты.

Бәйрәм кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу атнада Татарстан башкаласында юбилейлы XV KazanForum узды, анда мөселман илләреннән күп санлы катнашучылар җыелды. "Без авыр вакытта яшибез. Әмма ислам дөньясы илләре безне, Президентыбызны хуплый. Без үз чиратында Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеген ныгытуга үз өлешебезне кертергә тырышабыз", - диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге бәйрәм изге җирдә уза, монда 922 елда безнең ата-бабаларыбыз үз ихтыярлары белән ислам динен кабул иткән. "Безнең традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту хәзер аеруча актуаль. Без ата-бабаларыбызны хөрмәт итәбез, тарихи мирасны саклыйбыз һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булырга тиешбез. Бүген безгә Митрополит Кирилл да кушылды. Без православие динен тотучы кардәшләребезгә алар һәрвакыт безнең янәшәдә булганнары өчен рәхмәтле. Без барыбыз да төрле халыклар һәм дин вәкилләре дус һәм тату яшәүче  үз Ватаныбызның патриотлары», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бүген яңадан торгызылган Болгар абруйлы дин белгечләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм фән кешеләре өчен җәлеп итү үзәге булып тора. Туризм үсеш ала, музейлар эшли, Болгар ислам академиясе уңышлы эшләп килә.

"Бүген без Борынгы Болгар җирендә кабат очрашабыз. Без бу изге урынның никадәр үзгәргәнен күрәбез. Ел саен без очрашабыз, аралашабыз, киләчәккә планнар корабыз. Бүген безнең белән Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар килде. Барыгызны да бу матур бәйрәм белән котлыйм!"- дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Ачылу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев борынгы Болгар Җәмигъ мәчетендә булдылар һәм өйлә намазында катнаштылар.

Аннары хөрмәтле кунаклар Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең бәйрәм чатырларында булдылар.

Шулай ук бүген билбауларда көрәш буенча халыкара ярышлар узды. Ярышларда 17 илдән барлыгы 100дән артык батыр катнашты. Рөстәм Миңнеханов турнирның финал уенын карады һәм җиңүчене бүләкләде.

Быел «Изге Болгар җыены» бәйрәменә барлыгы 20 меңнән артык кеше килгән. Тамашачылар өчен концерт, сәнгать кәсепләре күргәзмәсе, хәләл продукция ярминкәсе, төрле мастер-класслар әзерләнгән. Шулай ук танылган галим һәм дин белгече Ризаэтдин Фәхреддиннең тууына 165 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.