Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәисинең фаҗигале үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты.
"Татарстан Республикасында Иран Ислам Республикасы Президенты Сәед Ибраһим Рәисинең һәм аны озата килгән кешеләрнең Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясендә вертолет һәлакәте вакытында фаҗигале рәвештә һәлак булуы турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттеләр.
Бу Иран җәмгыяте, Иранның бөтен дөньядагы барлык дуслары өчен зур һәм кире кайтармаслык югалту. Мин Рәиси әфәндене шәхсән белгәне өчен язмышыма рәхмәтлемен, ул Иран Ислам Республикасы белән Россия Федерациясе арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Иран хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирде. Сәед Ибраһим Рәисинең якты истәлеге һәм аңа кылынган догалар безнең йөрәкләрне һәрвакыт яктыртачак. Бу югалтуның ачысын чын күңелдән уртаклашам. Татарстан сезнең һәм тугандаш Иран халкы белән бергә тирән кайгыра», - диелә хатта.
Моннан тыш, кайгы уртаклашулар Иран Ислам Республикасы Тышкы эшләр министрлыгына һәм Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе җитәкчелегенә җибәрелде.