«Иннопром-2024»тә «Алабуга» МИЗ территориясендә фосфор җитештерү буенча завод төзү турында килешү имзаланды

08.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Иннопром-2024» кырларында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Рикофлот» ҖЧҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Килешү кысаларында «Алабуга» МИЗ территориясендә фосфор җитештерү буенча завод төзү планлаштырыла, бу илдә бердәнбер завод булачак. Предприятие елына 25 мең тонна җитештерү куәтен тәэмин итәргә һәм аннан соң җитештерүне киңәйтергә планлаштыра.

Проект әлеге продукциягә ихтыяҗны ил базарында капларга һәм тармакта технологик суверенитетны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.