РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков Татарстанга эш сәфәренә килде. Казанның халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Министрның төп максаты - БРИКС илләренең Гадәттән тыш ведомстволары башлыклары киңәшмәсендә катнашу. Шулай ук бүген Александр Куренков белән Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы көтелә.