Яңалыклар

18.11.2010
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларына юл алды.

Татарстан башлыгы Калифорния штатындагы Кремний үзәне төбәгендә булачак. Мәгълүм булганча, ул - компьютерлар һәм аларның состав өлешләрен, мобиль элемтә җиһазларын, биотехнологияләр җитештерү буенча югары технологияле компанияләр тыгыз урнашкан төбәк. Үзәннең оригиналь исеме микропроцессорлар җитештергәндә кремнийны ярымүткәргеч итеп кулланудан алынган. Үзәннең технологик үзәк буларак тарихы нәкъ менә шушы индустриядән башлана.
18.11.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яаакко Ихамуотила рәислегендәге “ФТ Консорциум” (Финляндия) делегациясе белән очрашты.
18.11.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Diamond Aircraft» компаниясе җитәкчелеге – компаниянең президенты һәм хуҗасы Кристиан Дрис белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда «Diamond Aircraft» компаниясе (Австрия) һәм “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ арасындагы хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
17.11.2010
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына фатир ачкычлары тапшырды. Җиңүнең 65 еллыгы урамындагы 1 нче йортта 32 сугыш ветераны гаиләсе фатир ачкычлары алды.
17.11.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрү советы составына керде. Тиешле указга Россия Президенты Дмитрий Медведев кул куйды.
17.11.2010
Бүген Казанда Республика яшьләр форумы 2010 үз эшен тәмамлый. Форумның финал этабында катнашучы талантлы яшьләр 3 көн дәвамында югары технологияләр өлкәсендәге IT-паркта 7 төп юнәлеш буенча идея һәм проектларын тәкъдим итте. Алар – “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Син –эшмәкәр!”, “Лидерлык”, “ Изгелек технологиясе”, “Карьера”, “Мәгълүмат агышы”, “Киләчәккә старт” юнәлешләре. Бу 7 юнәлеш буенча оештырылган мәйданнарда 600 гә якын талантлы егет һәм кыз эшләде.

Быелгы Форумда катнашырга теләк белдергән яшьләрдән 753 гариза алынган булган. Яшьләрнең турыдан-туры үзләре катнашында һәм читтән торып уздырылган турлардан соң, экспертлар финалга 54 проектны сайлап алган иде. Шулар арасыннан иң яхшы 30 дан артык проект бүген форумда катнашучыларны сәламләргә килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде.
17.11.2010
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын алу буенча республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
17.11.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында РФ Эчке эшләр министрлыгының Оештыру-инспекторлык департаменты башлыгы Владислав Волынский белән очрашты.
16.11.2010
Бүген Мәскәүдә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Очрашуда катнашучылар элек көн үзәгенә куелган мәсьәләләрнең беренчесен, “Патент нигезендә салым салу системасын камилләштерү турындагы федераль закон проекты”на багышланганы буенча гына фикерләште.
15.11.2010
Ауропада иң эреләрдән саналган «Credit Suisse» инвестиция банкы Татарстан компанияләренә кайбер финанс хезмәтләре күрсәтергә мөмкин. Бүген республика Президентының банк вәкилләре белән очрашуында сүз әнә шул хакта барды.

Битләр: << 2061 2062 2063 2064 2065 2066 ( 2067 ) 2068 2069 2070 >>