Рөстәм Миңнеханов: “Республика җитәкчелеге яшьләрнең барлык башлангычында ярдәм итәргә әзер”

17.11.2010

Бүген Казанда Республика яшьләр форумы 2010 үз эшен тәмамлый. Форумның финал этабында катнашучы талантлы яшьләр 3 көн дәвамында югары технологияләр өлкәсендәге IT-паркта 7 төп юнәлеш буенча идея һәм проектларын тәкъдим итте. Алар – “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Син –эшмәкәр!”, “Лидерлык”, “ Изгелек технологиясе”, “Карьера”, “Мәгълүмат агышы”, “Киләчәккә старт” юнәлешләре. Бу 7 юнәлеш буенча оештырылган мәйданнарда 600 гә якын талантлы егет һәм кыз эшләде.

Быелгы Форумда катнашырга теләк белдергән яшьләрдән 753 гариза алынган булган. Яшьләрнең турыдан-туры үзләре катнашында һәм читтән торып уздырылган турлардан соң, экспертлар финалга 54 проектны сайлап алган иде. Шулар арасыннан иң яхшы 30 дан артык проект бүген форумда катнашучыларны сәламләргә килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде.

IT-паркның холлында оештырылган яшьләр проектлары һәм идеяләре күргәзмә-презентациясендә эшләр туризм, мәгариф, социаль һ.б. юнәлешләрне берләштергән иде. Алар белән җентекләп танышып чыкканнан соң, ТР Президенты проектларның кызыклы һәм перспективалы булуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, һәр илнең, төбәкнең көндәшлеккә сәләтен яшьләрнең белеме, аларның үзләрен бу тормышта реализацияләү омтылышы билгели. “Бүген тәкъдим ителгән бу проектлар яшьләрнең үз идеяләрен тормышка ашыру үрнәге.”, - дип ассызыклады Президент. Рөстәм Миңнеханов яшьләр тәкъдим итә торган мондый кызыклы проектлар саны киләчәктә берничә тапкырга артыграк булырга тиеш, дип саный. Президент башка төбәкләрдән дә талантлы яшьләрне республикага җәлеп итү зарурлыгына да тукталды. Рөстәм Миңнеханов форум делегатлары булган талантлы яшьләргә уңышлар теләп, республика җитәкчелегенең аларның барлык башлангычларында ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Соңыннан форум нәтиҗәләре буенча, экспертлар тарафыннан җиңүче дип табылган проект авторлары игълан ителде. Алар ТР Президенты кулыннан дипломнар, ноутбуклар һәм чәчәкләр алды.

“Яшьләр фәне һәм инновацияләр” юнәлешендә җиңүче проектлар икәү. Алар - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты аспиратны Ленар Мәүлиевның авыл җирлегендә автомобиль юллары төзелеше өчен тәкъдим иткән һәм Казан федераль университетыннан Неждана Кудряшеваның нейрогенератив авырулар өчен ген-күзәнәк терапиясе белән бәйле проектлары.

“Син–эшмәкәр!” юнәлешендә эшләгән мәйдан нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт технология университетыннан Мария Зайцеваның полиуретан кулланып тегү материаллары җитештерү проекты, “Карьера” мәйданында “Студентлар хезмәт отряды штабы” республика иҗтимагый оешмасыннан Любовь Камасконың “Зур стажировка” проекты җиңеп чыкты.

“Киләчәккә старт” юнәлешендә җиңгән “Туристлык клублары советы” проектының авторы - “Без” (“Мы”) яшьләр хәрәкәтеннән Искәндәр Урекаев. “Мәгълүмат агышы” мәйданчыгы эш нәтиҗәләре буенча, КФУ дан Рөстәм Юнысовның республикада беренче инглиз телендәге газета проекты, “Изгелек технологиясе” мәйданчыгында “Сами” клубыннан Ксения Минаеваның “Чистый драйф” проекты җиңүче дип табылган. “Лидерлык” юнәлешендә – Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы Асия Шакирова һәм КФУ дан Мария Ярина проектлары билгеләп үтелде.

Соңыннан Президент һәр мәйданчыкта фикер алышучы яшьләрне сәламләде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы