Рөстәм Миңнеханов “ФТ Консорциум” (Финляндия) делегациясе белән очрашты
18.11.2010Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яаакко Ихамуотила рәислегендәге “ФТ Консорциум” (Финляндия) делегациясе белән очрашты.
Татарстан Президенты сәламләү сүзендә, узган атнада Казанда Президент Тарья Халонен башлыгында Финляндия делегациясе булды, дип билгеләп үтте. Бу визит Россия белән Финляндия хезмәттәшлеген үстерүгә зур этәргеч бирәчәк. Үз чиратында Татарстан Финляндия белән мөнәсәбәтләрне күңәйтү процессында актив катнашачак.
“Финляндия безнең илнең җитди партнеры булып тора. Безгә инновацияләр, энергия саклау технологияләре, мәгариф өлкәсендә сезнең тәҗрибәләр кызыклы”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстан һәм фин компанияләре уңышлы хезмәттәшлек итә. Әмма бу хезмәттәшллекне югары дәрәҗәгә чыгарырга кирәк. Бүгенге очрашу хезмәттәшлек өчен яңа перспективалы секторлар яуларга мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, нефть химиясе, энергетика, ресурсларын саклау өлкәсендә уртак бизнесны җайларга мөмкин.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы