Яңалыклар

07.12.2010
Россия 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру хокукына ия булды, илнең чемпионат турларын үзендә үткәрүгә заявка биргән 14 шәһәре арасында Казан да бар.

Шул уңайдан ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ышандырып әйткәнчә, Казан үзендә төркем этабын, ¼ финал ярышларын, ким дигәндә, 1/8 ярышларын уздырырга мөмкин. FIFA таләпләре буенча, матчлар үткәрү буенча стадионнарның сыйдырышлылыгы кимендә түбәндәгечә: дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантанасы өчен стадион 80 мең, ярым финалга 60 мең, 1/8 һәм ¼ финал уеннарга 40 мең кеше сыйдырырга тиеш. Казанның Универсиадага дип төзеләчәк стадионы исә 45 мең урынга исәпләнгән. Һәрхәлдә, дөнья чемпионаты вакыйгасына кадәр 8 ел вакыт бар һәм матчлар уздыру хокукы Россиянең 14 шәһәре тәкъдим итәчәк 15 стадионның торышы, шәһәр инфраструктурасы буенча биреләчәк, диде Х.Шәйхетдинов.
07.12.2010
Татарстанда балалар бакчаларына чиратлар проблемасын хәл итүдә шәхси-дәүләт партнерлыгы ярдәмгә килә ала. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә белем бирүне үстерү мәсьәләләренә багышлап уздырган киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һ.б. катнашты.
07.12.2010
“Интеркабель” Халыкара ассоциациясе оешуга быел 20 ел. Ассоциациянең юбилеена багышланган чираттагы 40 нчы гомуми җыелышы бүген Казанда уза “Корстон”да аны ачу тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үтте.
06.12.2010
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында булды.

Республика башлыгы эш сәфәрен "Фоника-Гипс" ҖЧҖ заводының төзелә торган корпусларын һәм Сөйки авылы янындагы гипс табу карьерасын караудан башлады. Заводта 3 производство ачылачак. Гипс табу күләме 250 мең тонна тәшкил итәчәк. Компания бизнес-планы буенча завод РФ базарының 5 процентын биләргә планлаштыра.
06.12.2010
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча аңлатма бирде.

“Кичә кичке сәгать тугызда республиканың 7 муниципаль районында гадәттән тыш хәл кертелде. Иртәнге сәгать сигездә аларга Минзәлә һәм Лениногорск районнары өстәлде. Чөнки табигать шартлары катлаулана: юеш кар, урыны белән яңгыр яуды. Бик күп урында электр линияләре зыян күрде.
04.12.2010
Казан 2010 елда социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше программасын үтәргә өлгермәскә мөмкин. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә әнә шундый фикер яңгырады.
03.12.2010
Бүген Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында РФ Федераль салым хезмәте оешуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Татарстанның салым хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
03.12.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү Россия шәһәрләре үсеше өчен куәтле этәргеч бирәчәк. Бүген ул 2018 елгы дөнья чемпионатын үткәрү хокукы өчен тавыш бирүдә Россиянең җиңүен шәрехләп, әнә шулай дип белдерде.
02.12.2010

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә узачак. Бу хакта берничә минут элек кенә ФИФА ның Швейцариянең Цюрих шәһәрендәге штаб-фатирында игълан ителде. Россиянең бу көрәштә көндәшләре Англия, шулай ук коллектив заявкалар белән катнашкан Испания/Португалия һәм Бельгия/Голландия иде.
Ә 2022 елда футбол буенча дөнья беренчелеге Катарда узачак.

02.12.2010

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту буенча Совет утырышын үткәрде.

Битләр: << 2061 2062 ( 2063 ) 2064 2065 2066 2067 2068 2069 2070 >>