ТР Президенты РФ Эчке эшләр министрлыгының Оештыру-инспекторлык департаменты башлыгы белән очрашты
17.11.2010Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында РФ Эчке эшләр министрлыгының Оештыру-инспекторлык департаменты башлыгы Владислав Волынский белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та катнашты.
Очрашуда Эчке эшләр министрлыгында үткәрелүче реформалар, шул исәптән эчке эшләр органнарын полициягә үзгәртү хакында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов атаманың нинди булуына да карамастан, эшнең асылы үзгәрешсез калачагына ышаныч белдерде.
Эчке эшләр органнары үз алларына куелган бурычларны үтәү өчен мөмкин булганның барысын да эшли, Конституция тәртибе һәм илнең иминлеге сагында тора, дип ассызыклады ТР Президенты.