Татарстан Президенты Австриянең «Diamond Aircraft» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

18.11.2010

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Diamond Aircraft» компаниясе җитәкчелеге – компаниянең президенты һәм хуҗасы Кристиан Дрис белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда «Diamond Aircraft» компаниясе (Австрия) һәм “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ арасындагы хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен сатып алынган «Diamond Aircraft» самолеты үзен яхшы яктан күрсәткән. Республика башлыгы фикеренчә, «Diamond Aircraft» компаниясе (Австрия) һәм “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ арасындагы хезмәттәшлекне үстерергә кирәк.
Искәртеп узабыз, «Diamond Aircraft» компаниясе РФ территориясендә җиңел моторлы DA 40NG, DA42NG һәм DA 42MNG очкычларын лицензияле җитештерүне оештырырга тәкъдим итә. Барлык модельләр дә 2009 елда Ауропада сертификатлаштырылган. Компаниянең хуҗасы Кристиан Дрис 2010 елның июлендә Татарстанга сәфәре барышында производствоны “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖндә урнаштыру өчен тәкъдим ителгән мәйданчыкны хуплады.

«Diamond Aircraft» самолетлары композит материаллардан эшләнә, алар уникаль очу үзлекләренә һәм эксплуатацион характеристикаларга ия. Очкычлар өч версиядә (гражданнар авиациясе өчен, территорияләргә патрульлек итү һәм пилотсыз самолет сыйфатында куллану өчен) эшләп чыгарылырга мөмкин. «Diamond Aircraft» самолеты ягулыкны янга калдыру сыйфаты белән дә аерылып тора. 270 литр ягулык аңа 2,5 мең чакрым араны очып узарга җитә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы